Россия флагы - безнең горурлыгыбыз
Россия флагы көненә багышлап нәни авылдашларыбызга информация сәгате үткәрдек. Балаларга флагтагы төсләрнең нәрсә аңлатуын төшендердек, Россия, Татарстан, туган җир турында сөйләдек. Балалардан шигырьләр сөйләттек. Соңыннан уен-ярышлар үткәреп җиңүчеләр хөрмәтенә Россия флагын күтәрдек.