Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Зөя утрау-шәһәрчеге

Мәдәният йорты, китапханәнең “Чордашлар” клубы активистлары өчен Зөя утрау-шәһәрчегенә экскурсия оештырдык. Депутатыбыз, авылдашыбыз Хәбибуллин Р.И. ярдәме белән тормышка ашкан бу мавыктыргыч сәяхәт республикабыз тарихы буенча бик күп файдалы һәм кызыклы мәгълүмат бирде. Экскурсовод өч сәгать дәвамында истәлекле урыннар, биналар, корылмалар, музейлар, аларның экспонатлары белән таныштырды.