Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Театр яктылыкка илтә...

Түбән Кама муниципаль район советы депутатлары,  Каенлы авыл җирлеге, урта мәктәп, балалар бакчасы җитәкчеләре, авыл активистлары катнашында Россиядә Театр елына, театр сәнгатен үстерү перспективаларына багышланган очрашу кичәсе үткәрелде. Программада: Каенлыда театр тарихы, “Тамаша” халык театры ирешкән уңышлар, аның репертуарындагы спектакльләрдән өзекләр, фикер алышулар.