Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Әкият аланында

Матур табигать кочагында, кече яшьтәге мәктәп укучылары белән ,тылсымлы келәмгә утырып әкиятләр иленә сәяхәт кылдык. Юлда очраган елга, урман, тауларны әкиятләр турында сорауларга, табышмакларга җавап биреп кичә алдык. Әкият костюмерныенда булган костюмнарны киеп аларның "Куян, төлке һәм әтәч" әкиятеннән икәнлекләренә төшендек һәм бу әкиятне уйнап та күрсәттек.