Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Кояшлы ил - безнең ил

Россия көненә багышлап балалар бәйрәме үткәрелде. Туган илебез турында интеллектуаль  викторина үткәргәннән соң хәрәкәтле уен-ярышлар оештырдык. Балалар ике командага бүленеп ярыштылар, үзләренең җитез, тапкыр, дус, тату,  командада эшли белүләрен күрсәттеләр.