Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

"Сабантуйга бүләк, чыгарыгыз тизрәк..."

Мәдәният хезмәткәрләре, авыл яшьләре белән берлектә, авыл сабантуена бүләкләр җыйдык. Халкыбызның матур гореф-гадәтләрен авыл халкына күрсәттек: бизәлгән атта, милли киемнәр киеп, баянчылар Исламия Миниязова һәм Руслан Шәмдинов һәр капка төбендә җырлатып, биетеп бүләк җыйдык, бәйрәмгә чакырдык.