Центральная библиотека

"Һәр һөнәр мактаулы"

2019 ел - Татарстанда эшче һөнәрләр елы. Шул уңайдан 21 майда Кадрәк авыл китапханәчесе Кадрәк авыл мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары катнашында "Һәр һөнәр мактаулы" дип аталган тәрбия сәгате уздырды. Күчмә күргәзмә төзелде. Укучылар белән "Нәрсә ул һөнәр?" дигән сорауга җавап эзләдек. "Кем кайда эшли?," "Мәкальләрне тоташтыр," "Һөнәри уен", "Кем күбрәк һөнәр белә?" һәм башка уеннарда катнашып төрле һөнәрләр турында белемнәрен арттырдылар. "Мин үскәч кем булам?" Бу сорауга балалар чәчәк таҗына язып "Хыял чәчәге" ясадылар.