Центральная библиотека

"Безнең гаилә"

15 май - халыкара гаилә көне! Гаилә гомер - гомергә яшәешнең башлангычы булды. Гаилә - ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы - балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Шул уңайдан Бикбау авылы китапханәсендә 14 май көнне "Безнең гаилә" дип аталган чара уздырылды, күргәзмә ясалды. Чарада "Әкиятләр илендә" оешмасы һәм аларның әниләре катнашты. Китапханәче Нуруллина гаилә учагы турында сөйләп үтте, әниләргә һәм балаларга төрле сораулар бирелде, мәкальләр әйтелде, табышмакларга җаваплар таптылар. Һәр гаилә үзләренең тапкырлыкларын, җитезлекләрен, кыюлыкларын күрсәттеләр. Төрле уеннар уйналды. Соңыннан баллы торт белән чәй эчтеләр. 3 әни һәм 5 бала катнашты.