Центральная библиотека

"Күзләрдә шатлык яше"

8 май көнне Дәвек авылының һәйкәле янында "Күзләрдә шатлык яше" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Бәйрәмгә авыл халкы, районнан кунаклар килгән иде. Кичә бер минут тынлык белән башланып китте, җырлар һәм сәхнә әсәрләре белән урелеп барылды. 74 елдан соң да кипмәгән күз яшьләре белән авылыбыз ветераннары хәтирәләр яңарттылар. Бәйрәмнән соң авылыбызның иң өлкән тыл ветераннары Аскаров Гали агайны һәм Шәрипов Котдус бабайны барып котлап кайттык. Кичәдә 73 кеше катнашты.