Центральная библиотека

"Батырлар төбәге"

8 май көнне Бикбау авылы "Батырлар төбәге" мемориаль комплексында Бөек Җиңүнең 74 еллыгына карата митинг уздырылды. Бәйрәмгә тыл хезмәтчәннәре, кайнар нокталарда: Чечня һәм Әфганстанда хезмәт иткән ветеран егетләребезнең әниләре чакырылды. Ветераннар советы рәисе, отставкадагы полковник Шәесламов Ринат Җәүдәт улы үзенең чыгышын ясады, якты теләкләр теләде. Ана белән һәйкәл арасында тетрәндергеч сөйләшү күренеше күрсәтелде. Соңыннан килгән кунаклар солдат боткасын авыз иттеләр.