Центральная библиотека

"Балаларга сугыш турында укыйбыз"

"Балаларга сугыш турында укыйбыз" акциясенә Әтрәкле авылы китапханәсе дә кушылды. Алдан ук китап күргәзмәсе ясап куелды. Сугыш һәм балалар сүзе янәшә торырлык булмаса да, һәр буын кешесе дә Бөек Ватан сугышы турында, аның китергән михнәтләре, сугышның үзендә һәм тылда күргән газаплар турында белергә тиеш. Китапханәдә бу тема буенча китаплар бик күп. Балалар, үзләре яшендә сугыш чоры балаларының күргәннәрен видео аша да, китапханәче сөйләгәннәрдән чыгып та игътибар белән тыңладылар. Сугыш утлары бүтән кабынмасын дигән теләк - барлык балалар авызыннан да әйтелде.