Центральная библиотека

"Карга боткасы"

1 май - яз һәм хезмәт бәйрәме. Без кечкенәдән ук 1 нче майны "Карга боткасы" бәйрәме дип кызыклы итеп уздыра идек. Бикбау авылы китапханәсе балаларны татар халкының мәҗуси бәйрәмнәре белән таныштыруны дәвам итә. Аларга бәйрәмнең ырымнары, уеннары,такмаклары аша аңлату эшләре алып барыла.
Борын - борын заманда кешеләр ни өчен яз булганын белмәгәннәр, ди. Алар язны җылы яклардан кара каргалар алып килә икән дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп, сулар ага башлагач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны "Карга боткасы" дип атаганнар. Аланда уйнаганнар, җырлаганнар, күңел ачканнар. Ахырдан ботка ашый торган булганнар. "Карга боткасы" бәйрәменең шулай килеп чыгышы турында китапханәче Нуруллина балаларга сөйләп үтте. Балалар "Карга боткасы" турында шигырьләр укыдылар, төрле кызыклы уеннар уйнадылар, төрле җәзалар бирелде. Соңыннан "Карга боткасы" бәйрәмендә ашый торган ризыклар белән сыйландылар