Центральная библиотека

“Мир, труд, май”

1 Май бик матур яз бәйрәме. 1 Май бәйрәме беренче тапкыр 1890 елда Варшавада, ә 1891 елда Санкт-Петербургта бәйрәм ителә.
Бу бәйрәм тарихи төсмерен саклап калмаса да, бүген дә бөтен кешелек дөньясы өчен элеккеге кебек үк хезмәт ияләре бәйрәме, хезмәт, тынычлык, үзара татулык бәйрәме булып кала. 1 май чын-чынлап яз килүен дә белдерә. 
Шушы уңайдан Усай авылы китапханәсендә “Мир, труд, май” исемле китаплар күргәзмәсе куелды. Балалар күргәзмәдәге китаплар белән таныштылар. Китапханәче 1 Май бәйрәменең тарихы белән таныштырды һәм бу бәйрәмнең бигрәк тә хезмәт һәм осталык бәйрәме буларак үткәрелүе турындагы видеоязма ярдәмендә уен-сәяхәт үткәрде.