Центральная библиотека

Китап күргәзмәсе

29 нчы апрель-халыкара бию көне. Бу унайдан Тат.Мөшеге авыл китапханәсендә күргәзмә оештырылды, балалар белән төрле милләт халык биюләре турында сөйләштек. Рабит Батулланың бөек, данлыклы биюче Рудольф Нуриев тормышына багышлап иҗат иткән «Бию җене кагылган егет» әсәре белән таныштык, өзекләр укыдык, балаларга китаплар тәкьдим ителде.