Центральная библиотека

"Олы көн - Пасха"

29 апрельдә Кадрәк мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә Пасха бәйрәме уздырылды. "Олы көн - Пасха" дигән күчмә күргәзмә төзелде. Бәйрәмгә килгән әбиләр, апалар Пасханың килеп чыгышын тыңладылар. Төрле уеннар уйнадылар, кызыклы вакыйгаларны искә алдылар.Николаева Роза апа, Бубекова Лидия апа керәшен җырларын, Чернышова Фәрхенур апа үзенең матур җырларын җырлап бәйрәмгә ямь өстәделәр. "Мәкальне дәвам ит", "Табышмак әйтәм, җавап тап" бәйгесендә катнаштылар. Бәйрәм мул өстәл табыны артында бик күңелле узды.