Центральная библиотека

"Балаларга сугыш турында укыйбыз"

28 нче апрель көнне Бикбау авылы китапханәсе "Балаларга сугыш турында укыйбыз" акциясенә кушылды. Әлеге акциянең максаты - сугыш чоры балалар әдәбияты үрнәгендә кече һәм урта яшьтәге китап укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү. Китапханәче Нуруллина Бөек Ватан сугышының дәхшәтле мизгелләрен чагылдырган әдәби әсәрне укуны оештырды. Китап укучылар Бөек Җиңүнең нинди көч һәм югалтулар белән яулануы, тылдагы авыр хезмәт, сугыш чоры балалары турында белделәр. Утлы еллар рухында язылган хикәяләр һәм шигырьләр балалар йөрәгенә үтеп керде. Балаларга Муса Җәлилнең "Кызыл ромашка" шигыре, Нәби Дәүлинең "Яшәү белән үлем арасында" һәм Ибрахим Газинең "Малай белән эт" китапларына өзекләр укылды. "Сугыш турындагы истәлекләр йөрәкләрдә һәм китапларда", һәм дә герой пионерлар турында күргәзмә ясалды