Центральная библиотека

"Тел күңелнең көзгесе"

26.04.19. Усай авыл китапханәсендә туган тел һәм шигърият бәйрәме узды. Бу бәйрәмгә "Тел күңелнең көзгесе" исемле китап күргәзмәсе ясалды. Күргәзмәгә татар милләтен бөеклеккә күтәргән яраткан шагыйребез Г. Тукайның китаплары куелды. Балалар Тукайның яратып укый торган шигырьләрен, әкиятләреннән өзекләр укыдылар. Китапханәче балаларга Зөлфәтнең "Туган тел хакында", Х.Халиковның "Былбыл сайратам", Ш.Галиевнең "Туган телем", Ш.Маннурның "Яхшы бел", Ә.Мөәминованың "Туган телем" һәм Х.Туфанның "Туган тел" шигырьләрен укыды. Бәйрәмне "Тукай телен камил белик һәм бердәм булыйк!" дигән сүзләр белән тәмамладык.