Центральная библиотека

Габдулла Тукайның тууына 133 ел

26 апрель көнне Иркәнәш авыл китапханәсендә Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулу уңаеннан чаралар узды. Беренчесе шигырь конкурсы булды, икенче өлеш мәктәп ишек алдынды урнашкан Г.Тукай бюсты янында дәвам итте. Бәйрәмгә укучылар, авылдашлар һәм элеккеге Тукай колхозы җитәчеләре килде, анда да шигырьләр укылды, Тукай исемендәге колхоз тарихы искә алынды. Чарабыз Тукайебызның сүзләренә язылган "Туган тел" җыры белән тәмамланды.