Центральная библиотека

“Шигъри дөнья-серле дөнья”

25 апрель, 18 сәгатьтә, Хуҗәмәт мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, Г. Тукайның 133 еллыгы уңаеннан “Шигъри дөнья-серле дөнья” исемле әдәби - музыкаль кичә узды.
Ике бүлектән торган бу кичәнең беренче өлешендә, авылыбыз язучылары үзләренең Г.Тукайга багышланган шигырьләрен укыдылар. 
Икенче бүлектә, инде арабыздан киткән, ике китап авторы Асаф Шигабетдинов, ике китап авторы Флера Садретдинова, бер китап авторы Өлфәт Шигабетднов та искә алынып, аларның да иҗатларыннан шигырьләр укылды. 
Бүгенге көндә дә иҗат итеп, үзләренең иҗат җимешләре белән куандырып торучы, Суфия Газизова, Наилә Валиева, Нагия Зарипова, Гүзәлия Исламова, Кәүсәрия Шаймарданова үзләренең шигырьләрен укыдылар.