Центральная библиотека

«Габдулла Тукай - милләтебезнең йөзек кашы»

Апрель ае шигьрият яратучыларга, гомүмән татар халкы өчен зур әһәмияткә ия. 26 нчы апрель бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан 25 нче апрельдә Тат.Мөшеге авыл китапханәчесе «Тамчыкай» балалар бакчасында булды. «Габдулла Тукай - милләтебезнең йөзек кашы» исемле күргәзмә оештырылды һәм күзәтү үткәрелде. Балалар әдипнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, җырларын башкардылар. Тукай уеннары дигән исем астында «Әкияттәге персонажлар кайсы әсәргә карый?», «Бер-берсенә туры килгән рәсемнәрне тап һәм тоташтыр» дигән уеннар оештырылды. Балалар актив катнаштылар. Кечкенәләргә яңа китаплар тәкьдим ителде.