"Без- Тукай оныклары"
25 апрель көнне Яңа Мәлкән авыл китапханәсе ""Ләйсән" балалар бакчасында "Без- Тукай оныклары" дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрде.
Бу иртәдә бакча балалары Тукай шигырьләрен сөйләделәр, шигырьләренә инсценировкалар күрсәттеләр һәм Тукай әсәрләренә мультфильмнар карадылар. Китап күргәзмәсе оештырылды, аңа күзәтү ясалды.