Центральная библиотека

"Тукай бәйрәме"

Татар халкынын сөекле улы Габдулла Тукайнын тууына быел апрельдә 133 ел тула. Күпме еллар үтсә дә, шагыйрьнең тирән мәгьнәле шигырьләре, хикмәтле әкиятләре укучыларның игьтибарын җәлеп итә, үзенә тартып торалар. Өлкәннәр дә, балалар кебек үк Тукай персонажларын яраталар. Әтрәкле китапханәсендә "Кояшкай" балалар бакчасы, башлангыч сыйныф укучылары, Мәдәният йорты белән бергә "Тукай бәйрәме" үткәрелде. Алдан ук китап күргәзмәсе ясап, укучыларга тәкьдим ителде. Балалар белән шигырьләр рольләргә бүлеп өйрәнелде. Кунак булып бәйрәмгә урман хуҗасы Шурәле килде. Ул шагыйрьнең иҗатын, тормышын яктырткан сораулар биреп,
балаларның белемнәрен тикшерде.
Тукайның бай иҗат юлы, аянычлы тормышы аны халык күңнелендә онытылмаслык иткән. Кичәдә "Шүрәле", "Бәйрәм белән", "Эш беткәч уйнарга ярый", "Бала белән күбәләк", "Кошларга", "Кызыклы шәкерт" шигырьләре яңгырады. Барыбыз бергә иң ахырдан "Туган тел" җырын башкардык.