Центральная библиотека

"Тукай иҗатына сәяхәт"

Тукай атналыгы дәвам итә. 24 апрельдә Кадрәк авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре Җәмәк "Салават күпере" балалар бакчасында "Тукай иҗатына сәяхәт" дип исемләнгән иртәнге бәйрәм уздырдылар. Китапханәче күргәзмәдәге китаплар белән таныштырды. Балалар әкиятләрен, шигырьләрен сөйләп Тукайның иҗатын әйбәт белүләрен күрсәттеләр.