Центральная библиотека

"Маҗаралы Тукай иле"

23 апрельдә Кадрәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән Кадрәк "Ландыш" балалар бакчасында Тукай атналыгын башлап җибәрделәр. "Маҗаралы Тукай иле" дигән иртәнге бәйрәм уздырылды. Шул исемдәге күчмә күргәзмә төзелде. Күргәзмәгә балаларның ясаган рәсемнәре дә куелды. Г.Тукайның китаплары белән таныштырылды.Балалар шагыйрьнең иҗаты буенча төзелгән сорауларга җавап бирделәр.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар. Бәйрәм "Туган тел" җыры белән тәмамланды.