Центральная библиотека

"Төнге китапханә 2019"

Әтрәкле китапханәсе "Төнге китапханә 2019" акциясенә кушылды. Туган авылыбыз, аның кешеләре турында матбугат битләрендә басылган мәкаләләрдән күргәзмә тәкъдим ителде. Элек мәдәният хезмәткәре булып эшләгән, бүгенге көндә авыл абыстае Роза апа Мухаметзянова белән очрашу булды. 19нчы апрельдан 20сенә мөселман дөньясында бик матур кичә "Бәрәкәт кичәсе" булуын, аның фазыйләтләре турында Роза апа бик эчтәлекле әңгәмә үткәрде.