Центральная библиотека

Китап белән танышу

Һәркемнең күңелендә беренче тапкыр булган хәлләр истә кала. Шуларның берсе - китап белән танышу. Әле китапханә белән таныш булмаган балалар әниләре белән 19.04.19 көнне Әтрәкле китапханәсенә килделәр. Кашапова Альбина кызы Адилә, улы Булат белән, Ермолаева Алсу уллары Кирилл һәм Вадим белән. Китапханәче аларны китапханә белән таныштырды, кагыйдәләрне аңлатты. Алар өчен әзерләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Балалар үзләре белән таныштырдылар, яраткан геройларын әйттеләр, белгән шигырьләрен сөйләп күрсәттеләр. Бу танышу озын гомерле булыр, балалар китапханә юлын онытмаслар дип ышанасы килә.