Центральная библиотека

"Төнге китапханә серләре"

18 апрель көнне Бикбау авылы китапханәсендә "Төнге китапханә серләре" дип аталган библиотөн уздырылды. Бу акциядә "Бердәмлектә көч" оешмасы кызлары катнашты. Алар бөек язучы Г.Тукайның иҗаты турында белгәннәрен тирәнәйттеләр һәм киңәйттеләр. Бөек Җиңү көне бәйрәме алдыннан сугыш турында китаплар укырга тәкьдим ителде. Алар китапларның бер өлешен инде укыганнар һәм үзләренең тоэсирләре белән бүлештеләр. Китапханәче Нуруллина аларга китап укуның файдасы турындагы фикерләрен әйтте.