Центральная библиотека

Ярату хисе могҗизалар тудыра"

Бүген Тауасты Байлар авыл китапханәсе Бөтенроссия "Ярату хисе могҗизалар тудыра" акциясенә кушылып "Кояшкай" балалар бакчасында булды. Балаларга клоун, дрессировщик Куклачёв Д. турында сөйләдек, песиләр турында табышмаклар әйтештек, китаплар укыдык. Ә балалар үз чиратында үзләренең песиләре, аларны ничек итеп яратулары турында сөйләделәр. Балаларга песиләр турында сөйләшү бик кызыклы булды, үзләрен кызыксындырган бик күп сораулар бирделәр.