Центральная библиотека

"Ярату хисе могҗизалар тудыра"

Әтрәкле китапханәсендә 11.04.2019 Театр елы уңаеннан, "Кояшкай" Балалар бакчасына йөрүчеләр белән чара үткәрелде. Бөтенроссия "Ярату хисе могҗизалар тудыра" акциясенә кушылып, балалар белән клоун, дрессировщик Ю.Куклачевның "Песиләр театры" турында видео карадык. Китапханәдә куелган китап күргәзмәсендәге китаплардан песиләр турында кызыклы шигырьләр укыдык, табышмаклар әйтелде. Артистлар булып уйнап та карадык. Гомере буе артист булып хезмәт куйган Ю.Куклачев сүзләрен китерәсем килә: "Хайваннарны ярату аша, без балаларда мәрхәмәтлелек тәрбиясе ясыйбыз. "Балалар песиләрне болай да яраталар, уйнаталар, ә бүген артист песиләрне күреп бик сөенделәр.