Центральная библиотека

"Сәламәтлек - зур байлык"

9 апрельдә Кадрәк авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре Җәмәк балалар бакчасында иртәнге бәйрәм уздырдылар. "Сәламәтлек - зур байлык" дигән бәйрәм сәламәтлек көненә багышланды. Шул исемдәге күчмә күргәзмә төзелде. Балалар белән сәламәтлек турында шигырьләр, хикәяләр укылды. Китапханәче "Спорт энциклопедиясе" китабы белән таныштырды. Соңыннан Җәмәк башлангыч мәктәбе укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Балалар рәхәтләнеп ял иттеләр.