Центральная библиотека

"Театр яктылыкка, нурга илтә!"

"Театр яктылыкка, нурга илтә!"
Әтрәкле авылы Мәдәният йортында Театр елы уңаенннан, кичә үткәрелде. Бәйрәмебез кунаклары С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының директоры Р.Ш.Шәймарданов, якташыбыз Татарстанның халык артисткасы Рәзилә Муллина, авылдашыбыз, театрның әдәби бүлек мөдире Нурсибә Адиевалар иде. Кунакларыбыз Театр елының үзенчәлекләре белән таныштырдылар. Сөңыннан, авыл үзешчәннәре- "Сердәш" өлкәннәр клубына йөручеләр көче белән А.Әхмәтгалиеваның "Сагынган чакларымда" драмасы күрсәтелде. Китапханәгә 
театр турында ике китап бүләк ителде. Чыгышыбызны тамашачылар яратып кабул иттеләр.