Центральная библиотека

Салисә Гәрәева

4 апрель көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре Марсельеза Липина һәм Римма Әхмәтханова, күчтәнәчләр алып, картлар интернат-йортына ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, СССР Журналистлар берлеге, СССР Язучылар берлеге әгъзасы, якташыбыз, шагыйрә һәм журналист Салисә Гәрәеваның хәлен белергә бардык.
Салисә апа башкаруында "Язмышым атлары" һәм "Бер кайтырмын" шигырьләрен тыңлап хозурландык. Аның тормыш юлын, иҗатын искә төшердек. Ул безнең кабат килүебезне көтеп калды.