Центральная библиотека

"Канатлы дусларыбыз"

Бүген, 5 апрель көнне, Югары Тәкермән авыл китапханәсе башлангыч сыйныф укытучылары, укучылары белән берлектә "Кошлар көне" уздырды. "Канатлы дусларыбыз" дигәк китап күргәзмәсе оештырылды, укучылар сыерчык оялары ясап алып килделәр.
2 һәм 3 сыйныф укучылары викторина сорауларына җавап бирделәр, күз бәйләп кош рәсеме ясадылар, кошлардан килгән "сәер" хат укыдылар, яз турында җырлар җырладылар.