Центральная библиотека

"Су- яшәү чыганагы"

3 апрель көнне Югары Тәкермән китапханәсе каршында эшләп килүче "Без - табигать дуслары" клубының чираттагы утырышы 2 сыйныф укучылары белән үтте. "Су- яшәү чыганагы" дигән экологик дәреснең максаты: су, аның чыганаклары турында мәглумат бирү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Укучылар җир шарының күп өлешен су алып торуын, ләкин аларның бик аз өлешен генә, чишмә суларын гына, эчәргә яраганлыгын белделәр, чишмәләрне сакларга кирәк икәнен аңладылар. Аларга Татарстанда һәм үз авылыбызда булган сулыклар, чишмәләр, елгалар турында презентация күрсәтелде.