Центральная библиотека

"Бөек әкиятче"

3 апрельдә Кадрэк авыл китапханәсендә Халыкара балалар китабы көне үңаеннан "Бөек әкиятче" дигән кичә уздырылды. Шул исемдәге күргәзмә балаларның яраткан әкиятләр язучысы Ганс Христиан Андерсенга багышланды. Китапханәче Кадрэк мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларына язучының иҗаты, китаплары турында сөйләде. Балалар Г.Х.Андерсенның әкиятләренә багышланган бәйгедә катнаштылар. "Дюймовочка" әкияте кычкырып укылды. Соңыннан "Гадкий утёнок" мультфильмын яратып карадылар.