Центральная библиотека

"Канатлы дусларыбыз"

2 апрель көнне Гөлек авылы китапханəсендə "Канатлы дусларыбыз" дип исемлəнгəн кичə үткəрелде. Укучыларга кошлар турында сөйлəдек, табышмаклар әйттек, шигырьлəр укыдык, җырлар җырладык. Канатлы дусларыбызның файда китерүлəре, аларга җимлеклəр, оялар ясарга кирəклеге турында сөйлəнде. Соңыннан укучыларның белгəннəре һəм тыңлаганнары буенча кошларның кешелəргə нинди файда китерүлəре турында "викторина" уздырылды. Укучылар үзлəренең тапкырлыкларын, осталыкларын, зирəклеклəрен күрсəттелəр. Җиңуче булып 4 сыйныф укучысы Закиров Данияр булды.