Центральная библиотека

"Бөек әкиятче тагын кайчан туар"

2 нче апрель - Бөек әкиятче Г.Х. Андерсенның туган көне. Балаларның гына түгел зурларның да яраткан әкиятчесе ул. Аның әкиятләре буенча төшерелгән фильмнарны яратып карыйбыз. 1967 елда бәйрәм ителүче халыкара балалар китабы көне нәкь менә бөек әкиятченең туган көнендә билгеләнә дә инде. Г.Х. Андерсен балалар китабы булдыруга күп көч салган.
Г.Х. Андерсен исемендә Халыкара премия, Почет дипломнары булдырыла.
Шул уңайдан Бикбау авылы китапханәсендә "Бөек әкиятче тагын кайчан туар" дигән китап күргәзмәсе куелды, укучы кызлар күргәзмә белән танышып, китапларына күзәтү ясалды. Апайлары белән бергәләп укырга дип әкият китапларын өйләренә алдылар.