Центральная библиотека

"Көлегез- файдасы күп,белегез!"

1 апрель- көлке көне уңаеннан Кадрәк авыл китапханәсендә "Көлегез- файдасы күп,белегез!" дигән көлке кичәсе уздырылды. "Көлеп яшик дуслар!" исемле күргәзмә төзелеп тәкъдим ителде.Кызыклы сораулар, табышмаклар, такмаклар белән үрелеп барган кичә чәй табыны артында узды.Һәркем үзенең исендә калган кызыклы вакыйгаларны искә төшерде. Кичәнең башыннан азагына кадәр китапханәдә көлке авазы тынмады.