Центральная библиотека

"Көлегез, көлегез - файдасы күп белегез!"

1 апрель-Көлке көне уңаеннан Бикбау авылы китапханәсендә "Бердәмлектә көч" оешмасы кызлары "Көлегез, көлегез - файдасы күп белегез!" дип аталган очрашуда булдылар. Төрле кызыклы темаларга сөйләшүләр барды, көлүнең файдасы турында сөйләп үтелде. Фәнзаман Баттал китапларына, "Чаян" журналына күзәтүләр ясалды. Кызлар 1 елга яшәреп киттеләр.