Центральная библиотека

"Алты кызга, бер кияу"

2019 ел Россиядә Театр елы итеп игълан ителде. Дәвек авыл клубында Туфан Миңнуллинның "Алты кызга, бер кияу" дип исемләнгән моңсу комедиясе куелды. Шул уңайдан китапханәдә Татарстан Республикасының халык артисты, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты, Сабир Өметбаев исемендәге премия лауреаты Рәзилә Муллина да кунакта булды. Театрда мин - китапханәче Сахабутдинова Гузәлия бухгалтер ролен башкардым. Зал шыгрым тулы иде, тамашачылар безне бик жылы кабул иттеләр. Аларга килгәннәре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.