Центральная библиотека

"Безнең кадерле кунагыбыз"

29 март көнне Тупач авылы китапхәнәсендә "Безнең кадерле кунагыбыз"... дип исемләнгән Башкортостан журналисты, язучы Венера Мәҗитова белән искитмәле матур очрашу булды. Очрашуга районыбызның культура өлкәсе җитәкчесе Разиля Мазгаровна, Ю.Такермән китапхәнәчесе Хаматшина Альфия катнашында оештырылды. Очрашуга килгән авыл халкы кайнар коймак, хуш исле чәй белән сыйландылар. Шунысы күңелгә ятып калды авыл халкы кочак - кочак китап белән кайтып китте. Күренекле язучыбыз бик күп күчтәнәчләр белән килгән иде, шуларның арасында иң кадерлесе Г. Галимуллинаның авыл китапхәнәсенә бүләк итеп калдырган китабы иде.