"Әтәч менгән киртәгә"
Без театр уйныйбыз! Театр елы уңаеннан, Әтрәкле китапханәсе "Балкыш" балалар клубы белән, Нурия Сәйярнең "Әтәч менгән киртәгә" исемле әкиятен сәхнәләштерде. Әсәрнең күтәрелгән төп темасы - дуслык. Балалар рольләрне бик теләп башкардылар.