"Кошлар - безнең канатлы дусларыбыз"
Наратлы Кичу авыл китапханәсендә язгы каникул вакытында үтә торган "Балалар китабы атналыгы" кысаларында китапханәдә балалар китапларыннан торган күргәзмә эшли.
28 март көнне балалар белән "Кошлар - безнең канатлы дусларыбыз" дигән темага әңгәмә, интеллектуаль уеннар үткәрелде.