Центральная библиотека

"Балалар китабы - сихри бер дөнья"

28 март көнне, язгы каникул чорын файдалы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатында, Тауасты Байлар авыл китапханәсендә балалар китабы атналыгы кызыклы чаралар белән үрелеп барды. "Балалар китабы - сихри бер дөнья" дигән китап күргәзмәсе белән атналыкны ачып җибәрдек. "Әкиятне таны" дип исемләнгән викторина, "Без - акыллы, без - зирәк, белем безгә бик кирәк" дигән темага интеллектуаль бәйге, "Яраткан китап битләре буйлап" дигән уен-сәяхәт оештырдык. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырдык. Укырга яңа китаплар алып, өйләренә таралыштылар.