Центральная библиотека

"Театр - яктылыкка, нурга илтә"

27 нче мартта Тат.Мөшеге авыл китапханәчесе Сафина М. Рус Мөшеге авыл клубында күчмә китапханә оештырды. "Театр - яктылыкка, нурга илтә" дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Татарстандагы театрлар турында балалар белән сөйләштек, бигрәк тә үзебезнең Минзәлә театры турында, театрда эшләгән артистлар белән таныштык, әсәрләрдән өзекләр укыдык. Чара авыл клубы белән берлектә Театр көненә багышлап уздырылды.