Центральная библиотека

"Театр-сихри дөнья"

Ел саен 27 нче мартта бөтен дөньяда Театр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Усай авыл китапханәсендә "Театр-сихри дөнья" дигән информация сәгате үтте. Театр сәнгате - кабатланмас могҗиза. Театр үзенең сихри тарту көчен югалтмый яши. Шундый театрларның берсе - Сабир Ометбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры. Укучылар Минзәлә театрының үткәне, хәзерге эшчәнлеге белән, күргәзмәгә куелган китаплар һәм "Сәхнә" журналлары белән дә таныштылар.