Центральная библиотека

"Бездә бүген кунакта..."

27 мартта Кадрәк авыл китапханәсендә "Бездә бүген кунакта..." дип исемләнгән Башкортстан журналисты, язучысы, "Өй ашлары", " Хуҗабикә" китаплары авторы Венера Мазитова белән очрашу кичәсе узды. Кичә Кадрәк, Югары Юшады авыл китапханәчеләре һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында оештырылды. Автор үзенең китаплары белән таныштырды. Рус телендә иҗат ителгән "Домашние рецепты" һәм Г. Галимуллинаның китапларын тәкъдим итте. Очрашуга шулай ук Мөслим районыннан Рәмидә ханым да килгән иде. Ул 33 ел буе татар китапларын халыкка җиткерүче.Тамашачылар килгән кунакларның сөйләвен тын да алмый тыңладылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. 2 сәгатькә сузылган очрашу кичәсе мавыктыргыч һәм истә калырлык булды.