Центральная библиотека

"Кошлар - безнең дусларыбыз"

27 март көнне балалар китабы атналыгын дәвам итеп Бикбау авылы китапханәсендә "Кошлар - безнең дусларыбыз" дип аталган әңгәмә уздырылды, күргәзмә ясалды. Балаларга республикабызда ничә төр кош исәпләнүе, күпмесе кышларга калуы турында әңгәмә барды. Кошларның файдасы турында сөйләнде. Балалар кошлар турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар тыңладылар, һәм кош сайраган тавыш чыгарып сызгырдылар. Балаларга канатлы дусларыбызны сакларга, аларның ояларын туздырмаска, күкәйләрен ватмаска кирәклеге турында аңлатылды.