Центральная библиотека

"Китапсыз өй - тәрәзәсез бүлмә"

Укучыларның язгы каникуллары башлануга карамастан, китапханә аларны китаптан аермый. Бу атна тулысы белән балалар һәм яшьләр китабы атналыгы булып уза. Бикбау авылы китапханәсе 25 март көнне "Әкиятләр илендә" берләшмәсе белән "Дустым китап" дигән очрашуда булды. Китапхпнәче Нуруллина балаларга беренче тапкыр китап кайда, кайчан һәм нәрсәдән ясалып, ничек бастырылып чыгуы турында сөйләде. Г.Тукай, К.Насыйри, С.Хәкимнәрнең китапка карата язган фикерләрен укып үтелде. Китапка багышланган мәкальләр, табышмаклар әйтелде. Балалар шигырьләр сөйләде, әкият геройларына карата рәсемнәр ясадылар. "Китапсыз өй - тәрәзәсез бүлмә" дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар.