Центральная библиотека

"Китап нуры"

1943 елдан башлап ел саен мартның соңгы атнасы балалар китабы атналыгы буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан 25 мартта Кадрэк авыл китапханәсендә "Без китаплар илендә" дип исемләнгән әдәби кичә уздырылды. "Китап нуры" дигән күргәзмә төзелде. "Китап сөючеләр" әдәби берләшмәсенә йөручеләргә китапханәче балалар китабы атналыгының килеп чыгышы турында сөйләде. Балалар әкиятләр буенча бәйгедә катнаштылар, кызыклы сорауларга җавап бирделәр, табышмакларга җаваплар таптылар. "Гадкий утёнок", "Снеговик - почтовик" мультфильмнарын карадылар һәм фикер алыштылар. Мәдәният йортында хәрәкәтле уеннар уйнап рәхәтләнеп ял иттеләр.